Зәй район үзәк дәваханәсенә гриппка каршы вакцина кайтты
Сәламәтлек

Зәй район үзәк дәваханәсенә гриппка каршы вакцина кайтты

Зәй район үзәк дәваханәсендә гриппка каршы вакцинация ясау башланды.

Зәй район үзәк дәваханәсенә гриппка каршы вакцина кайтты. Табиблар аны хәзер, сентябрьдә үк башларга киңәш итә, чөнки организмда сезонлы авырулар күтәрелүенә кадәр иммунитет формалаштырырга кирәк.

16 сентябрьдә район үзәк дәваханәсенең баш табибы Айдар Фатыйхов беренче булып прививка ясатты. Аның сүзләренә караганда, гриппка каршы вакцинацияне ул соңгы ун ел дәвамында ел саен ясата.

"Миңнән соңгы тапкыр грипп белән кайчан авырганым турында сорадылар. Мин аны хәтерләмим дә, ахрысы студент елларында булды", - дип сөйли Айдар Фатыйхов.

Айгөл Яруллина фотосы, баш табиб  беренчеләрдән гриппка каршы вакцина ясатты
Айгөл Яруллина фотосы, баш табиб  беренчеләрдән гриппка каршы вакцина ясатты

Баш табиб беренче чиратта куркыныч төркемдәге кешеләргә: балаларга, пенсионерларга, хроник авырулары булган пациентларга, шулай ук эш буенча даими рәвештә күп санлы кешеләр белән элемтәдә торучыларга вакцина ясатырга киңәш итә.

"Медицина хезмәткәрләренә, педагогларга, хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләренә, сатучыларга һичшиксез прививка ясарга киңәш итәм. Шулай ук хроник авырулары булганнарга — шул исәптән онкология һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары булган пациентларга да вакцинация ясарга кирәк”, — диде Айдар Фатыйхов.

Вакциналар грипп вирусының актуаль штаммнарыннан саклый. Югары температура булганда вакцинация ясатырга ярамый, ә менә температура нормальләшкәннән соң, кагыйдә буларак, прививканы 3-5 көннән ясатырга була — төгәл срокны медицина хезмәткәре билгели.

Өстәмә вакцинация пунктлары 18 сентябрьдә -1, 4 һәм 6 нчы мәктәпләрдә, ә 19 сентябрьдә татар гимназиясендә, 2 һәм 7 нче мәктәпләрдә эшләячәк. Вакцинация өчен вакыт 08:00 дән 13:00 гә кадәр. Халык сайлауларда катнашуны үз сәламәтлеге турында кайгырту белән бергә алып бара алачак.


Нет комментариев