16 сентябрьдә «Көзге изгелек атна»сы кысаларында Шыкмай авылында Назыйм чишмәсендә өмә үткәрелде. 2023 елның июнендә Шыкмайда Назыйм чишмәсе ачылган иде. Чишмәне табып, чистартып, тирә-ягын тәртипкә китергән Назыйм Минһаҗев хөрмәтенә бирелде бу исем чишмәгә.
Хезмәт һәм игелек белән барлыкка килгән чишмә
Шыкмай урманында Питраулык аланы бар. Биредә элек тирә-як авыллар халкы җыелып, Питрау бәйрәмен уздырганнар. Питраулык аланы куаклар, агачлар баскан була. Дәүләтша чокырында чишмәсе булмыйча, суы саркып торган урыны гына була. Назыйм абый шул урыннан казып, чишмәгә юл ачкан. Чишмәне табу өчен шактый тирән казырга туры килгән. Чишмәгә торба салып, тирә-ягын ташлар тезеп бизәгәннәр. Чишмә буена килүчеләр шунда утырып хәл алсын, ял итсен, салкын су эчеп, йөрәгенә шифа, тәненә сихәт алсын өчен өстәлләр, эскәмияләр урнаштырганнар.
Тыйнак кына игелекле эшләр кылып яшәде ул
Назыйм абыйга бу эшендә улы Азат, туганнары, авылдашлары да ярдәм иткән. Назыйм абый киң күңелле кеше иде, игелекле гамәлләр кылып яшәде. Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә ярдәм итү буенча зур эш башкарды. Бу эшкә авылдашларын да тартты. Окоп шәмнәре дә ясап, машиналарга запас частьләр алуда ярдәм иттеләр, госпитальләргә дә кирәкле әйберләрне җыеп озаттылар. Бу игелекле эшнең башында Назыйм абый Минһаҗев торды. Үзе егетләргә дисбеләр ясап җибәрде.
Халыкны яратып, аларга игелекләр кылып, туган авылы Шыкмаен зурлап яшәде Назыйм абый Минһаҗев. 2024 елның июлендә ул безнең арадан мәңгелеккә китте. Үзе китте, игелекле, матур эшләре калды.
Игелекле традицияләр дәвам итә
16 сентябрьдә Назыйм чишмәсе янында Шыкмай һәм Куш-Елга активистлары өмә үткәрде. Алар өмә тирәсен җыештырып, чишмәгә төшә торган баскычларны буядылар.
Бу язмабыз Назыйм абый рухына дога булып барсын.
Нет комментариев