Зәйнең «Энергия” стадионында “Сәламәтлек-2026” спартакиадасы исәбенә авыл җирлекләре, предприятиеләр һәм оешмалар командалары арасында мини – футбол буенча беренчелек өчен ярышлар үтте.
Нәтиҗәдә предприятие – оешмалар арасында:
- ГРЭС – беренче,
- ТЕХНО заводы командасы – икенче булдылар.
Авыл җирлекләре командалары арасында:
- Якты Күл – беренче,
- Сәвәләй – икенче урында.
Шулай ук предприятиеләрнең җыелма командалары һәм авыл җирлекләренең җыелма командалары арасында иптәшләрчә очрашу булды.
Уен 3 кә 1 исәбе белән предприятиеләр җыелмасы командасы файдасына тәмамланды.
Нет комментариев