Бүген Зәйдә унөченче тапкыр республика күләмендәге «Ялчыгол укулары» үтә
Аның эшендә мәртәбәле кунаклар Татарстан Диния назәрәте рәисе урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова катнашалар.
Шулай ук ТРның дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсенең дәүләт – конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлеге баш киңәшчесе Гадел Хәсәншин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, якташыбыз филология фәннәре ддокторы, академик Хатыйп Миңнегулов, язучы Рухия Ахунҗанова, Санкт-Петербург фән һәм сәнгать академиясенең мөхбир әгъзасы Марсель Гарипов, Ялчыголның нәсел дәвамчылары, дин әһелләре, район активы да чарага килделәр.
Аларны район, шәһәрнең истәлекле урыннары буйлап район башлыгы Разиф Кәримов озатып йөри. Иң беренче Таҗетдин Ялчыголны искә алу Имәнлебашта аның каберенә зират кылудан башланды. Аның рухына дога кылынды.
Нет комментариев