«Тайга»: Зәй егетенең хәрби юлы
Безнең геройлар

«Тайга»: Зәй егетенең хәрби юлы

Зәй егете, «Тайга» позывноен йөртүче Артур өчен контракт буенча хезмәт итү тормыш мәктәбе була. 2024 елның 14 февралендә ул армия тәҗрибәсе, хәрби әзерлеге булмаса да, ил өчен авыр вакытта читтә кала алмый - махсус хәрби операциягә китә. Бу карарны ул аңлы рәвештә алда аны җитди сынаулар көткәнен аңлап кабул итә.

Алгы сызыкта: разведка, штурм, яралану

Артур разведкага эләгә. 2024 елда аларның төркеме Авдеевка янында хәрби бурычларын үти. Подразделение штурмга бара. Нәкъ менә шунда һөҗүм вакытында Артур яралана. Шуннан соң хәрби егетнең сәламәтлеге буенча яу-бәрелешләрдә катнашуы чикләнә. Ул хезмәтен хәрби частьтә дәвам итә.

Артурга хезмәттәшләренә ярдәм итәргә һәм яралыларны эвакуацияләүдә дә катнашырга туры килә. «Сугышчан иптәшләремне коткарган чаклар да булды, мине дә коткардылар”, - ди ул. Егет хәрби зонада күрсәткән батырлыклары өчен югары бүләкләргә дә лаек булган: «Батырлык өчен» һәм «Кыюлык өчен» медале белән бүләкләнгән.

автор  фотосы, хәрбиләр белән очрашу
автор  фотосы, хәрбиләр белән очрашу

Сайлаган юлына үкенми

Туган якка ялга кайткач Артур вакытын гаиләсе белән үткәрергә һәм хуҗалык эшләре белән шөгыльләнергә тырыша. Аның өчен ял - көч туплау һәм гадәти тормышны тою мөмкинлеге дә. Якыннары аңа терәк булып тора. Артур кирәк булганда, һәрвакыт хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итүен, анда аңа тиешле ярдәмне күрсәтүләрен билгеләп үтте.

Шул ук вакытта Артур 2024 елда кабул иткән карарына үкенми. Аның өчен бу чор тормыш мәктәбе булган, аннан соң син туган йортыңа, туган ягыңа һәм янәшәңдәге кешеләргә башкача карый башлыйсың, ди. Хәзер аның планнарында — хезмәтен дәвам итү.


Нет комментариев