“Игелек атнасы” кысаларында йорт хайваннарына игътибар бирелде
Яңалыклар

“Игелек атнасы” кысаларында йорт хайваннарына игътибар бирелде

15-16 сентябрьдә Зәйнең “Космос” кинотеатрында игелек атнасы кысаларында «Алтынчәч» һәм “Күкчәчәк” балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен хайваннар дөньясына сәяхәт кылу оештырылды.

Чарада балаларга песи-этләрне ярату, ярдәмгә мохтаҗ хайваннарга игътибарлы булу турында сөйләделәр. Теләгән балалалар үзләренең йонлач дусты белән бәйле кызыклы вакыйгалар белән уртаклашты. Биредә балаларга ярдәмгә Бимка кушаматлы әкияти герой килде, ул ничек йорт хайваннары телен аңларга икәнен өйрәтте.

Аннары балалар йорт хайваннарына «нәрсә мөмкин, ә нәрсә ярамый» икәнен уен аша белде. Балалар этне яки мәчене нәрсә белән сыйларга мөмкинлеген сайладылар. Нәтиҗәдә сөяк белән азык ярый, ә шоколад, пицца ярамый икәненә төшенделәр. Моннан тыш, беркайчан да хайваннарга олылар рөхсәтеннән башка үз ризыгыңны бирмәү мөһимлеген аңладылар. Чарада йорт хайваннарына ярдәм турында да сүз булды. Кечкенә кеше зур игелекле эш эшли ала: караучысыз калган йорт хайваны турында олыларга сөйләргә яки приютка азык алып килергә мөмкин.

Кыскасы, балалар йомшак җан ияләрен якын дус итәргә өйрәнделәр.


Нет комментариев