Зәйдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды
Авыл хуҗалыгы

Зәйдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды

12 сентябрьдә Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда яңа сезонның беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте.

Көннең иртәдән үк кояшлы, матур торуы да яхшы булды, халык мәйданга күпләп килде.

Район башлыгы Разиф Кәримов барлык зәйлеләрне һәм шәһәр кунакларын май аена кадәр дәвам итәчәк ярминкә сезоны ачылу белән котлады. Зәй районы республикада сентябрьдән майга кадәр ярминкәләр оештыручы бердәнбер муниципалитет булып кала, биредә озак вакыт дәвамында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр халыкны яңа продукция белән сөендерә.

Монда яңа суелган ит, яшелчә һәм җиләк-җимеш, йомырка, бал, сөт һәм сөт продуктлары, үсентеләр – боларның барысын да Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы раслаган арзан бәяләрдән сатып алырга мөмкин булды.

Анда  агросәнәгать паркы, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклары, һәвәскәр бакчачылар һәм авыл җирлекләре вәкилләре катнашты. Ярминкәгә килүчеләрне Сармашбаш, Югары Мәлем, Бохарай, Ал. Бистәсе, Якты Күл, Сәвәләй, Урсай, Чыбыклы  авыл җирлекләре кайнар чәй, коймак, мич ризыклары белән  сыйлады.

Ә ачык сәхнәдә “Русская душа” халык вокаль ансамбле, "Кайнар йөрәкләр" концерт төркеме, "Заиночки" хезмәт ветераннары хореография ансамбле һәм Минекәевлар  дуэты чыгышы чарага бәйрәм рухы өстәде.  Беренче ярминкәдә  910 мең сумлык 7,35 тонна продукция сатылган. Киләсе ярминкә 19 сентябрьдә була.

Алга таба да һәр шимбә саен шәһәр уртасындагы мәйданда ярминкә дәвам итәчәк.


Нет комментариев