Зәйдә хәрби гаиләсендә яңа туган балага 100 мең сумлык сертификат тапшырылды
Яңалыклар

Зәйдә хәрби гаиләсендә яңа туган балага 100 мең сумлык сертификат тапшырылды

Районда махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләсендә туган 35нче бала бу.

Ватаныбыз сагына контракт буенча баскан Зәй хәрбие Александр һәм аның тормыш иптәше Ольга Петровна гаиләсендә шатлыклы вакыйга — кызлары туды.

Бүген педагогик-психологик үзәктә гаиләне бала тууы белән район башлыгы Разиф Кәримов котлап, 100 мең сумлык сертификат тапшырды. Тантанада ялга кайткан хәрбиләр, район җитәкчелеге, волонтерлар катнашты.

- Сезне гаиләгездәге иң мөһим вакыйга - бала тууы белән котлыйм. Бәхетле бала булсын, сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, әтиегезнең исән-сау җиңү белән кайтуын телим, - диде район башлыгы Разиф Кәримов.

«Незнайка» позывнойлы хәрби ике елдан артык Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшә. Кызы тугач, ялга кайтып, аларны бала тудыру йортыннан каршы алган.

-Безнең кызыбыз 12 августта туды. Аңа Аглая дип исем куштык. Исемне ирем белән бергә сайладык. Әлбәттә, әтиебезнең безнең янга тизрәк җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтуын телибез, - диде яшь әни.


Нет комментариев