Авыл хуҗалыгы

Зәйдә көзге чәчү тәмамлану алдында тора

Көзге чәчү район кырларында соңгы мең гектарда башкарыласы калды

Көзге бодайны районда 17800 гектарда чәчәргә планлаштырдылар. Инде шуның 16600 гектарында эш тәмамланган. Әлеге культура уңышы һәр ел саен сөендерә, быелгы уракта да көзге бодайдан мул уңыш алынды. Шуңа да аграрийлар көзге бодайны тиешле срокларда чәчеп, киләсе ел уңышына ныклы нигез салуга зур җаваплылык белән карый.

Ә чәчү эшләреннән бушаган тракторлар туфракны туңга эшкәртүгә җәлеп ителә. Бу эш 15 мең гектарда башкарылган.


Нет комментариев