Зәйнең “Энергия” стадионында 19 сентябрьдә “Әтиләр көне” дип исемләнгән спорт эстафетасы муниципаль ярышлары оештырыла.
Анда әтиле-уллы командалар катнаша ала. Баланың 7-12 яшь аралыгында булуы шарт. Ярышлар турникта тартылуны, баскетбол уенын, команда белән озын скакалка аша сикерүне, бер-берсенә таяк тапшырып йөгерү эстафетасын, билдә кыршау әйләндереп йөгерүне, теннис тупларын тиз арада конуска читтән атып тутыруны үз эченә ала.
Ярышларда катнашырга теләүче командалар физик культура, спорт һәм туризм идарәсенә әлеге электрон адрес буенча заявка юллый ала: udms.zainsk@mail.ru
Мөрәҗәгать итү өчен телефоннар: 8(855)82-80-30; 89083385639. Гаризалар 17 сентябрьгә кадәр кабул ителә.
Әлеге ярышларда беренче һәм икенче урын алган командалар 18 октябрьдә Казанда узачак финал өлешендә катнашачак
Нет комментариев