15 сентябрьдә Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча акция узды. Анда1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары һәм «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты
Музей хезмәткәрләре балаларга юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләре турында сөйләделәр һәм җәяүлеләр кичүеннән ничек дөрес һәм куркынычсыз чыгарга кирәклеген аңлаттылар. Юлда куркынычсызлыкны саклап калырга ярдәм итә торган гади, әмма тормыш өчен мөһим гадәтләргә аерым игътибар бирелде.
Иң кечкенә катнашучылар – кече төркемнән өч яшьлек балалар өчен күңелле музыка минуты оештырылды. Акция мавыктыргыч булды: балалар яңаны белеп кенә калмадылар, белемнәрен уен формасында да ныгыттылар.
Нет комментариев