18, 19 һәм 20 сентябрьдә Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау көннәрендә #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга фотоконкурсы узачак. Аның нәтиҗәләре буенча 3 автомобиль яки 33 смартфонның берсен отарга мөмкин .
Конкурста катнашу өчен:
🔹 Тавыш биргәннән соң, сайлау участогы янында махсус беләзек алырга.
🔹 Сайлау участогы фонында (бинаның тышында) махсус беләзек белән гаилә фотосы ясарга.
🔹 Фотода кимендә ике кеше – гаилә әгъзалары, дуслар, хезмәттәшләр булырга тиеш, аларның арасында кимендә бер олы кеше (18 яшьтән өлкән) булу шарт.
🔹 Фотода кимендә 1 махсус беләзек күренеп торырга тиеш.
🔹 Фотода сайлау участогына керү урыны (язу, баннер, плакат) күренеп торырга тиеш.
18 сентябрь иртәнге сәгать 8:00 дән 20 сентябрь кичке сәгать 20:00 гә кадәр булган чорда «ВКонтакте»дагы шәхси сәхифәгезгә ике хештег белән (#ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга) фото куярга (фотоконкурс вакытында катнашучының социаль челтәрдәге сәхифәсе ачык булырга тиеш).
Фотоконкурста бары тик Татарстан Республикасы кешеләре генә катнаша ала.
Катнашу кагыйдәләренең тулы тексты, шулай ук призларны оту вакыты белән марафонның җәмгыятендә танышырга мөмкин: clck.ru/39MqRu
Нет комментариев