Зәй районы һәм Белгород өлкәсе укучылары телекүпер аша аралаштылар
Яңалыклар

Зәй районы һәм Белгород өлкәсе укучылары телекүпер аша аралаштылар

15 сентябрьдә «Дуслык күпере» проекты кысаларында Зәй районы Александр Бистәсе мәктәбе активистларының Белгород өлкәсе Корочан муниципаль округының Афанасов мәктәбе укучылары белән онлайн-очрашуы булды.

Телекүперне Россия халыкларының мәдәни традицияләрен саклауга багышладылар. Зәй укучылары яшьтәшләренә бездә узучы Сабантуе бәйрәме турында сөйләделәр. Хезмәт бәйрәменең тарихы, әһәмияте һәм заманча традицияләре хакында бәян иттеләр. Балалар ассызыклаганча, бәйрәм төрле халыкларны берләштерә.

Афанасов мәктәбе укучылары исә үз авылларында уздырылучы проваславие дине бәйрәмнәрен күрсәттеләр, традицияләре һәм җирле гореф-гадәтләр турында сөйләделәр. Катнашучылар билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар төрле төбәкләрнең мәдәнияте турында күбрәк белергә ярдәм итә һәм дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыта. Укучылар телекүперләрне даими уздырырга килештеләр. Киләсе очрашуның темасы — «Авылым геройлары» булачак.


Нет комментариев