Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Зәй музеенда күренекле якташыбызның картиналар күргәзмәсе эшли

14 ноябрьдә Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда Ольга Новожилованың «Тормыш чәчәкләре» исемле шәхси күргәзмәсе ачылды.

Ольга Васильевна – рәссам, график, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы. Ул иҗади эшчәнлеген чагыштырмача күптән түгел, 2017 елда катлаулы юриспруденция өлкәсеннән килеп башлаган. 

Ольга Новожилова районыбызның Керәшен Мәлеме авылында туган. Казан дәүләт университетында юридик белем алгач,  35 ел гомерен суд системасында хезмәт итүгә багышлый. Махсус сәнгать белеме булмауга карамастан, 2017 елдан башлап һәвәскәрдән чын оста рәссамга әверелә.

Күргәзмәне ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Ольга Васильевнаның остазы, Татарстан Республикасы халык рәссамы Мадияр Хаҗиев, Зәй рәссамнары Виктор Хрулев, Сергей Дмитриев, Владимир Панов катнашты. Алар чыгышларында рәссамның  картиналары, майлы рәсем сәнгатенең катлаулы техникасы һәм  нәфис натюрмортларын билгеләп үттеләр.

-Ольга Васильевна бай биографиягә ия, гомер буе суд системасында хезмәт куеп, юстиция полковнигы дәрәҗәсенә ирешә, лаеклы ялга чыккач, үзендә тагын бер талант ача: сынлы сәнгать белән мавыга башлый. Аның һәр картинасы — рәссамның эчке дөньясына сәяхәт, анда төсләр һәм формалар кабатланмас атмосфера тудыра, - ди Петр Уразайкин.

Ольга Новожилованың картинасын Зәй туган як тарихын өйрәнү музее фондына бүләк ителүе чараның дулкынландыргыч мизгеле булды. Рәссам белән очрашу күргәзмәне ачу тантанасында катнашучыларга сәнгать дөньясына чумарга мөмкинлек бирде.

«Тормыш чәчәкләре» күргәзмәсе  30 ноябрьгә кадәр эшләячәк.


 

Фотолар музейдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев