Зәйдә сәламәтлек саклау тармагының 150 еллыгын билгеләп үтәләр
Яңалыклар

Зәйдә сәламәтлек саклау тармагының 150 еллыгын билгеләп үтәләр

Бу минутларда Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда район сәламәтлек саклау өлкәсенә 150 ел тулуга багышланган тантаналы чара бара.

Бүгенге көндә Зәй үзәк дәваханәсе системасында 752 кеше хезмәт куя. Алар һәр көн саен кешеләр саулыгы өчен үзләренең шәхси вакытлары белән исәпләшмичә эшлиләр. 

Земский больницадан район үзәк дәваханәсенә кадәр

Ә ерак тарихка күз салсак, ул төбәгебездә 1876 елга барып тоташа. Шушы елның октябрендә бу җирлектә Зәй земский больницасы ачыла. Әлеге вакыйга Зәй волосте һәм күрше-тирә территорияләр өчен бик мөһим була.  Иң башта ул шәхси йортта 10 кешелек койка белән ачыла, аннан 25 кешелек койка көйләнә. 

1884-1886 елларда Минзәлә өязендә җил  чәчәге, холера һәм цинга эпидемияләре башлана, бу хәлне тагын да кискенләштерә. 1885 елда Зәйдә  холера авыруын дәвалау барагы  төзүгә акча бүлеп бирә. 

фото музейдан
фото музейдан

Ул вакыттагы күренекле табибларның берсе Виктор Иванович Кремков була. Ул хастаханәнең типовой бинасын төзүгә ирешә. 1886 елда 25 урынлык яңа төзелгән бина ачыла. 

1935 елда учреждение Зәй район хастаханәсе статусын ала. Алдагы дистә елларда структура үсә: 1960 еллардан хастаханә участок хастаханәсе, ә 1978 елдан шәһәр хастаханәсе була. 

Совет чоры җитәкчеләре арасында 1936 елдан 1940 елга кадәр хастаханәне җитәкләгән Михаил Михайлович Никифоров була. Бөек Ватан сугышы елларында ул эвакуация госпитале белән җитәкчелек иткән һәм 13 меңнән артык операция башкарган. Хезмәте өчен орден-медальләр белән бүләкләнә, ә бүген аның исемен Зәй урамнарының берсе йөртә. 

Бүгенге көн — үсеш һәм яңа мөмкинлекләр

Бүген Зәй район үзәк дәваханәсе  — күп профильле медицина учреждениесе. Аның структурасына тәүлек буе эшли торган 192 койкалы стационар; поликлиника бүлекчәләре; табиб амбулаторияләре; 46 фельдшер-акушерлык пункты; операция блогы керә. Районда сәламәтлек саклау үсеше дәвам итә: биналарга капиталь ремонт ясала, заманча җиһазлар сатып алына.

автор фотосы
автор фотосы

Бүген әлеге мөһим тарихи вакыйга шатлыгын зәйлеләр белән уртаклашырга районга ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илнур Сибгатов килде. Алар район башлыгы Разиф Кәримов белән бергәләп “Энергетик” Мәдәният сараенда булдырылган сәламәтлек сагы өлкәсенә багышланган күргәзмәне карадылар, үзәк дәваханәдә медицина персоналы белән очраштылар. 

Тантаналы чарада саулык сагында торучыларга рәхмәт белдерделәр.


Нет комментариев