Дәүләт бүләкләрне тапшыру тантанасын ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илнур Сибгатов белән район башлыгы Разиф Кәримов бергәләп алып бардылар.
Нәтиҗәле тырыш хезмәтләре өчен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Мактау грамотасы белән баш шәфкать туташы Марина Иванова, юрисконсульт Дина Усманова бүләкләнделәр.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Рәхмәте табиб-эндокринолог Регина Усманова, гинекология бүлеге шәфкать туташы Люция Дуболазова, баш хисапчы Наталья Никитинага белдерелде.
Район башлыгының Мактау грамоталарын табиб-психиатр Айрат Латыйпов, шәфкать туташлары Галина Алексеева, Фәридә Габидуллина, Гөлнара Исламова, фельдшер Мария Бирюкова, фельдшер акушерлык пункты мөдире Рушания Исламова, әйдәп баручы хисапчы Лилия Галиева алдылар. Шулай ук күп кенә медицина хезмәткәрләре, табиблар, сәламәтлек сагы ветераннары район башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Нет комментариев