Зәйдә депутатлар газеталарга яздырды
Көн темасы

Зәйдә депутатлар газеталарга яздырды

Бүген Зәй шәһәре хакимиятендә район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән утырышы алдыннан җирле депутатлар арасында “Подписка бүләк ит!” хәйрия акциясе оештырылды.

Депутатлар бердәм төстә район басмалары “Зәй офыклары” һәм “Новый Зай” газеталарын “Радость” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге аша социаль хезмәтләр алучы ялгыз яшәүче өлкән кешеләргә һәм физик мөмкинлеге чиклеләргә яздырдылар. Әлеге газеталарны социаль яклау алучыларга хезмәткәрләр һәр атна саен китерә. Өлкәннәр, инвалидлар аларны көтеп алып укый, район яңалыклары белән таныша. 

Район газеталарын 2027 елның беренче яртысы өчен авыл җирлекләре башлыклары Мөнир Туктаров, Сергей Маклаков, Геннадий Абрамов, Павел Минеев, Юрий Гыйльманов, Татьяна Попова, Радик Охотников, Сергей Кузнецов, эшмәкәрләр Валерий Алейников, Ильяс Сабиров, Анатолий Шалафаев, Расих Шаһабетдинов,   Сергей Рыбаков, Расил Әгъләмов, Сергей Ильин, Алексей Дидык, Георгий Тихонов, шәһәр электр челтәре оешмасы җитәкчесе Олег Лукин, ГРЭС предприятиесе җитәкчесе Дмитрий Прохоров, милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Гөлназ Оборина,  районның баш ветеринар табибы Фоат Исламов, мәдәният хезмәткәре Гүзәлия Гатина яздырдылар. 

Ә эшмәкәр Валерий Алейников бу юлы да социаль ярдәмгә мохтаҗ 14 кешене ярты ел дәвамында газеталы итте. 

“Чынлап торып ярдәм кирәк булган кешеләргә булышлык кирәк булганда мөмкинлектән чыгып ярдәм кулы сузам. Район газеталарын теләп укучы ялгыз яшәүче өлкәннәргә бу миннән Яңа ел бүләге булсын”, - диде ул.

“Элеватор” җитәкчесе Рамил Хәбибрахманов исә һәр елдагыча хәйрия кысаларында “Зәй офыклары” газетасын Икмәк кабул итү бистәсе мәчетенә биш данә яздырды. 

Игелекле эш кылучы депутатларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез.


Нет комментариев