Галим мирасын – яшь буынга
Яңалыклар

Галим мирасын – яшь буынга

Бүген Зәйнең 7нче мәктәбендә унынчы тапкыр Таҗетдин Ялчыгол исемендәге төбәк фәнни-гамәли конференциясе үтте. Анда Сарман, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Саба, Актаныш, Зәйдән укучылар һәм укытучылар фәнни эшләрен яклау өчен җыелды.

Конференциянең нинди генә шартларга карамастан Зәебез җирлегендә уздырылуы аерым әһәмияткә ия. Шушы төбәктә яшәп дини тәгълимат алып барган, мөгәллимлек, табиблык иткән, иҗади эшләр алып барган  Таҗетдин Ялчыголның мирасын өйрәнү, яшь буынга җиткерү, аларны бу өйрәнүләргә этәрү бик мөһим. 7нче мәктәптә ул пандемия чорында да тукталып тормады, онлайн форматта уздырылды, хәзер инде менә  кабат офлайн үткәрелә башлады. 

“Нинди генә һава шартларына карамастан республикабызның төрле ерак районнарыннан килүчеләргә, үз эшчәнлекләрен башкалар белән уртаклашырга омтылучыларга без бик рәхмәтле. Алга таба конференциябезгә  төгәл фәннәр юнәлешләрен дә кертергә исәплдибез. Чөнки Ялчыгол укытучы да, дин әһеле дә, табиб та, оста да булган кеше. Бу инде безне укучыларыбызны киң кырлы булырга өндәү мөмкинлеге турында сөйли”, - диде мәктәп директоры Игорь Биканов. 

Ә мәгариф идарәсе башлыгы Миләүшә Валиәхмәтова галимнең мирасын яшь буынга сеңдерүче педагогларны зур мөһим эш башкаручылар дип атады. 

“Монда катнашкан, фәнни эш әзерләгән һәр укучы һәм укытучы алар инде җиңүчеләр. Чөнки телебезне саклауга сез үзегездән зур өлеш кертәсез”, - диде ул. 

Фәнни эшләрдә республиканың 9 районыннан катнаштылар

Быелгы конференциягә исә республиканың тугыз районыннан 65 эш кабул ителгән. Оештыручылар аларның 43ен финал өлешенә сайлап алган. Коференция 4 төп юнәлешне үз эченә алды. Алар – “Фидакарьлек – йөрәктән башлана”, “Төрле тамырлар – бер агач”, “Милли бизәк – гмуммилләт байлыгы”, “Язучы, дин эшлеклесе һәм мөгәллим Таҗетдин Ялчыголның мирасын өйрәнү һәм укыту-тәрбия эшендә куллану” темалары иде. 

автор фотосы
автор фотосы

- Без илебез иминлеген саклаучылар темасын да бу конференциягә керттек. Мәртәбәле жюри әгъзалары арасында махсус хәрби операция ветераны Илсур Шәйдуллин да булды. Моннан тыш Ялчыголның нәсел дәвамчылары булган райондашларыбыз да бәяләүләрдә катнашты. Максатыбыз балаларны хәрби батырлык, милли кыйммәтләрне яктыртуга, туган телебезне саклаучылар булырга өндәүгә  юнәлтелгән, - диде алып баручы педагог Динара Зыятдинова.

Җиңүчеләр ачыкланды

Һәр секциядә җиңүче һәи призерлар билгеләнде. “Төрле тамырлар – бер агач” исеме астында узганында җиңүче исемен яулаган шәһәребезнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе укучысы Алия Әбҗәлетдинова мәсәлән, “Мин кем һәм минем тамырларым кайдан?” дигән эшендә үз нәсел шәҗәрәсен өйрәнүен бәян итте. 

- Әлеге конференциядә һәр ел саен катнашып киләм. Бу юлы үземнең нәсел башымда булган кешеләр язмышын өйрәнүне төп юнәлеш итеп алдым. Алга таба аны тагын да документлар белән дәлилләп тулыландыру теләгем, - диде Алия.

Ә менә педагоглар арасыннан Лениногорскийның 11нче гимназиясе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Хәйретдинова җиңү яулады. Ул замана балаларына телне, мирасны өйрүтүдә үз методикасын булдырган.

автор фотосы
автор фотосы

- Хәзер укучылар цифрлы технологияләр аша фәннәр өйрәнүгә хирыс. Без дә балалар белән татар телен өйрәнүне әнә шул технологияләргә таянып алып барабыз һәм бу бик үтемле. Ясалма фәһем белән эшләү укучыларга ошый, бәррәттән без ясалма фәһемне дә татар теленә өйрәтәбез, - дип елмая  Гүзәл Рамилевна. 

 Конференция нәтиҗәләре буенча дүрт секциядә җиңүчеләр исемен укучылардан    Сарман районы Ләшәү-Тамак мәктәбеннән Камилә Шәйдуллина һәм Мәрьям Йосыпова, Зәйнең татар гимназиясеннән  Алия Әбҗәлетдинова, Актаныш районының Иске Кормаш мәктәбеннән Зәлинә Гәрәева, укутучылардан Лениногорскийның 11нче гимназиясе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Хәйретдинова яуладылар. Күпләр призер исеменә лаек булды.


Нет комментариев