Тиздән иң матур һәм иң кадерле бәйрәм – Әниләр көне җитә. Шул уңайдан шәһәр-районда төрле чаралар уза.
26 ноябрьдә Имәнлебаш мәдәният йортында «Әниемнең җылы куллары» дип исемләнгән матур музыкаль бәйрәм концерты узды.
Авыл китапханәчесе Гөлнара Яббарова бәйрәм уңаеннан әниләргә багышланган күргәзмә оештырды.
Йөрәкләрдә калган җылылык
“Бәйрәм концерты әнинең бала дөньяга килгән мизгеленнән башлап, аны үстереп, олы тормыш юлына озатканчы булган гомер юлына багышланды. Җырлар, шигырьләр, моңлы көйләр һәм халкыбызның күркәм йолалары бер-берсен тулыландырып, тамашачыларга онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итте. Халкыбызның борынгы һәм матур йолаларын саклап, буыннан-буынга тапшыру – зур байлык. Авылыбызның «Җәүһәр» халык фольклор ансамбле сәхнәләштергән «Каз өмәсе» йоласы аеруча матур һәм җанлы булды. Милли гореф-гадәтләребезне искә төшереп, бәйрәмгә үзенчәлекле ямь өстәде”, - ди мәдәният йорты директоры Энҗе Әхмәтҗанова.
Иң кадерле хатирәләр яңарды
Дамир Ситдыйковның моңлы җырлары да бәйрәмгә аерым бер матурлык, җылылык өстәде.
Залда утырган һәр әни, мөгаен, бу мизгелләрдә үзенең тормыш юлын, газиз балаларын, үз әнисен һәм аның назлы кулларын күңелендә яңарткандыр. Чөнки әниләр турында җырлар һәркемнең йөрәгенә иң якын, иң кадерле хатирәләрне алып килә.
Тамашачыларның йөзләрендәге елмаю, күзләрдәге дулкынлану, ихлас алкышлар бәйрәмнең никадәр җылы һәм күңелгә үтеп керерлек булуын күрсәтте.
- Фотолар мәдәният йортыннан.
Нет комментариев