Зәйдә көзге чакырылышта соңгы төркем егетләрне армиягә озаттылар
Яңалыклар

Зәйдә көзге чакырылышта соңгы төркем егетләрне армиягә озаттылар

Бүген – 27 ноябрьдә Зәй районыннан тагын 15 егет хәрби хезмәткә китте.

Бу - көзге чакырылышта киткән егетләрнең соңгы төркеме. 

Егетләр өчен аеруча дулкынландыргыч көн – алар бер елга якыннары белән саубуллашалар. Хис-кичерешләрне беркем дә яшерми – улларын озатырга килгән ата-аналар да, якыннары, дуслары да. 

Абыйлы-энеле бергә китәләр

Бу көнне армиягә китүчеләр арасында бертуганнар да бар иде. Дилназ һәм Динар Гыйззәтуллиннар – Бура-Киртә авылы егетләре, көрәшче егетләр.  Егетләр икесе дә Кадер урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, һөнәр дә үзләштергәннәр.

автор фотосы, бертуган Гыйззәтуллиннар
автор фотосы, бертуган Гыйззәтуллиннар

–Кәефебез яхшы, хезмәт итәргә әзербез, - диде алар.

Динар һәм Дамир Омаровлар да бертуганнар. Динарга – 19, Дамирга – 18 яшь. Алар икесе дә Зәй егетләре.  Хәрби хезмәтне бергә бер урында үтәргә телибез, әниебезгә икебезне берьюлы озату җиңел түгел, әлбәттә, диде алар.

автор фотосы, Динар һәм Дамир Омаровлар
автор фотосы, Динар һәм Дамир Омаровлар

Владислав Борисов та - Зәй егете.  Егет Зәй политехника көллиятендә эретеп ябыштыручы белгечлеген үзләштергән. Диплом алгач, бераз эшләп тә өлгергән. Ул да хәрби хезмәткә әзер булуын белдерде. 

автор фотосы, Владислав Борисов
автор фотосы, Владислав Борисов 

Хәрбиләрдән теләкләр

Армиягә китүче егетләргә район хәрби комиссариаты белгечләре Виталий Медведев һәм Николай Никонов киңәшләрен бирделәр. 

– Ватанны саклау – һәр ир-егетнең изге бурычы ул. Сезгә армия мәктәбен намус белән һәм лаеклы үтеп,  туган якларга исән-сау кайтуыгызны телибез, - диде алар. 

Казанда республика җыелу пунктында медицина тикшерүе үткәннән соң, егетләребез хәрби частьларга юл алачак. Булачак солдатларны әти-әниләре, туганнары, якыннары хәрби комиссариат яныннан исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп озатып калды.


Нет комментариев