Зәйнең «Энҗе» балалар бакчасында «Ата-аналар патруле» дип исемләнгән мөһим профилактик чара узды.
Балалар янына “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Зәй бүлеге башлыгы Вадим Иванов килде. Ул ата-аналар һәм тәрбияләнүчеләр белән очрашып, балаларны юл-транспорт һәлакәтләреннән ничек саклау турында сөйләште.
Вадим Валентинович Зәй районында балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең актуаль статистик мәгълүматларын китерде һәм аварияләрнең төп сәбәпләрен аңлатты. Ул балаларда кечкенә яшьтән үк дөрес күнекмәләр формалаштыруга аерым игътибар юнәлтте.
“Әңгәмә барышында Вадим Валентинович гаиләдә балаларга куркынычсыз тәртип күнекмәләрен ничек сеңдерергә кирәклеген аңлатты. Балаларны тоткарлаучы җайланмалар турында аерым сөйләде, аларны куллануның мәҗбүри булуын һәм автомобильдә баланың куркынычсызлыгына турыдан-туры йогынты ясавын ассызыклады”, - ди тәрбияче Лариса Емельянова.
Очрашу юлларда игътибарлы һәм сак булырга дигән теләкләр белән тәмамланды. Вадим Валентинович катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды һәм тагын бер кат балаларның куркынычсызлыгы – бу балалар бакчасының, ата-аналарның һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы белгечләренең уртак бурычы булуын ассызыклады. Мондый профилактик әңгәмәләр өлкәннәргә үзләренең җаваплылыгын искә төшерергә һәм балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтүнең бердәм системасын булдырырга ярдәм итә.
- фото «Юл куркынычсызлыгы» фондыннан
Нет комментариев