Зәйдә “Энергетик” Мәдәният сараенда район сәламәтлек саклау өлкәсенә 150 ел тулуга багышланган чарада яшь медицина хезмәткәрләре аерым игътибарга алынды.
Чөнки район үзәк дәваханәсендә белгечләргә сорау зур. Быел гына да район үзәк дәваханәсенә 35 яшь белгеч килде. Аларның 5се – табиблар, 30ы – урта медицина персоналы.
Зәйгә яшь белгечләрне тарту өчен күп эшләнә. Һәртөрле ярдәм чаралары алар өчен ачык. Тантаналы чарада район башлыгы Разиф Кәримов быел гына бирегә эшкә кайткан биш табибка – табиб-хирург Владислав Дитковский, табиб-стоматологлар Варвара Исаева, Мария Коженкова, балалар хирургы Алексей Никитин, табиб-педиатр Эвелина Рәхмәтуллинага планшетлар тапшырды.
Нет комментариев