Гаилә – җәмгыятебез, тормышыбыз һәм киләчәгебезнең нигезе ул, ә аңа ярдәм итү эше традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга һәм ныгытуга юнәлдерелгән «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында алып барыла.
Бу нигезгә игътибарлырак карасаң, һәр гаиләнең үзәгендә, аның йөрәге һәм төп таянычы — әни кеше. Һәр гаиләдә нәкъ менә әниләр җылылык, уңайлылык һәм иминлек атмосферасын тудыра. Әмма көндәлек тормыш мәшәкатьләре белән без гади хакыйкатьне онытабыз: гаилә нык һәм бәхетле булсын өчен, әни үзе бәхетле булырга тиеш, чөнки эчтә буш булса, җылыны биреп булмый.
Бу бигрәк тә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларын тәрбияләүче аналарга кагыла: аларның көндәлек хезмәте — кайгырту гына түгел, ә зур эмоциональ һәм физик фидакарьлек таләп итә торган чын батырлык. Моны аңлап, «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә әниләргә үзенчәлекле бүләк ясарга булдылар. Әниләр көне алдыннан биредә хатын-кызларның эчке балансын торгызу өчен ял итү чарасы оештырылды.
Ароматерапия дөньясы
Тынычлануга беренче адым ароматерапия дөньясына чуму иде. Әниләргә эфир майларының сихри көче турында сөйләделәр, аларның һәркайсының кәефкә ничек тәэсир итә алуы турында аңлаттылар: берсе — стимуллаштырырга, икенчесе — нерв системасын тынычландырырга, өченчесе - иммунитетны ныгытырга юнәлдерелгән. Хатын-кызлар кызыксынып тыңладылар һәм нәкъ менә рухи халәтләрен хәтерләткән хуш исне сайладылар.
Яңа белемнәр белән илһамланып, очрашуда катнашучылар практик өлешкә күчтеләр. Һәркем үзе өчен яраткан эфир майлары өстәлгән шәхси скрабын булдыра алды. Бу процесс файдалы косметик чара булдыру гына түгел, ә үзенчәлекле арт-терапия дә булды. Ингредиентлар банкаларда буталган арада, аналарның йөрәкләрендә иҗаттан тынычлык һәм шатлык хисе туды.
Психологик дәрес
Очрашуның иң мөһим һәм тирән өлеше психолог белән дәрес булды. Ышаныч һәм ярдәм атмосферасында хатын-кызлар релаксациянең тиз һәм нәтиҗәле ысуллары турында белделәр. Психолог санаулы минут эчендә киеренкелекне бетерергә һәм хәзерге вакытта рухи тигезлекне торгызырга ярдәм итә торган күнегүләр күрсәтте. Әниләр теорияне тыңлап кына калмадылар-алар үзләрендә стрессны бетерү техникасын сынап карадылар. Бу гади, ләкин нәтиҗәле алымнар алар өчен авыр минутларда таяныч була ала, ул вакытта башлангыч халәткә тиз генә әйләнеп кайтырга һәм үз көнеңне елмаеп дәвам итәргә кирәк.
«Радость» үзәгендә узган чара әни турында кайгыртуның бөтен гаилә киләчәгенә инвестиция булуын искәртте. Энергияле, ял иткән һәм максатчан хатын-кыз таулар күчерергә сәләтле.
Нет комментариев