Зәй районы башлыгы сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итте
Яңалыклар

Зәй районы башлыгы сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итте

Разиф Кәримов 150 еллык тарихы булган район сәламәтлек сагы өлкәсен лаеклы дәвам итүчеләргә олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.

“Сезне зур тарихи вакыйга белән чын күңелдән тәбрик итәм. Шушы 150 ел эчендә сәламәтлек саклау тармагы  күпне кичергән - революция һәм сугышлар, ачлык еллары һәм актив үсеш чорлары. ГРЭС төзелеше һәм шәһәребез үсеше белән бергә дәваханә дә үсте.

Зәй сәламәтлек саклауда модульле технологияләрне куллануда пионер булды - әлеге тәҗрибә аннары бөтен республика буенча таралды.  Бүген Зәй район үзәк дәваханәсе - алдынгы җиһазлар белән җиһазландырылган, алга киткән цифрлы инфраструктурасы булган заманча медицина комплексы. Ләкин дәваханәнең  төп байлыгы – анда тырыш хезмәт куючы кешеләр.

700дән артык хезмәткәр көн саен 50 меңнән артык райондашыбызның сәламәтлеген саклый. Сезнең арагызда - Татарстан Республикасының атказанган табиблары, югары квалификацияле категорияле белгечләр бар, һәм сезнең һәркайсыгыз гасыр ярым элек салынган традицияләрне дәвам итә. Сез район халкының сәламәтлеге сагында торасыз, аларны төрле авырулардан дәвалыйсыз, кайчак җылы сүзегез белән генә дә хасталарның хәлләрен җиңеләйтергә тырышасыз.  «Табиб сүз»е – дарудан да көчлерәк”, -дип, юкка гына әйтми халкыбыз.

Һөнәри осталыгыгыз, кешеләргә игелекле мөгамәләдә булуыгыз һәм үз эшегезгә бирелгәнлегегез авыруларның ышанычын арттыра.  Һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торуыгыз, һәр пациентка игътибарлы булуыгыз өчен ихлас күңелдән зур рәхмәт сезгә! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә уңышлар һәм рәхмәтле пациентлар телим. Сезнең тырыш хезмәтегез -  киләчәгебезнең нигезе!”, - диде Разиф Галиевич.


Нет комментариев