Иске Зәй егете хәрби зонада алгы сызыкны тәэмин итә
Безнең геройлар

Иске Зәй егете хәрби зонада алгы сызыкны тәэмин итә

Һәр чорның үз геройлары була. Бүген алар – махсус хәрби операциядә катнашучы, илебезне яклаучы ир-егетләребез. Патриотик тәрбияне нәкъ алар үрнәгендә бирү мөһим. Шуны күз уңында тотып, “Зәй офыклары” газетасы редакциясе “Безнең Геройлар” рубрикасы кысасында Ватаныбыз сагында торучы хәрбиләребез белән таныштыруны дәвам итә.

Иске Зәй егете Игорь махсус хәрби операциядә контракт буенча катнаша. Иптәшләре махсус хәрби операция башланып, Ватанны сакларга китә башлагач, егет битараф кала алмый. 2023 елның июлендә ике елга контракт төзи. Хәзер инде әлеге контрактларның вакыты чикләнмәгән.

— Мин үзем теләп киттем, дусларым һәлак булганда, өйдә тыныч кына утыра алмадым. Бу карарны аңлы рәвештә кабул иттем, - ди ул.

Армия хезмәтен Игорь Киров өлкәсендә химик коралны куркынычсыз саклау һәм юкка чыгару буенча федераль идарә частендә кече сержант званиесендә үтә. 

Хәрби зонада егет “Миней” позывноен йөртә.

автор фотосы
автор фотосы

Штурм ротасыннан тәэмин итү взводы командирына кадәр

Бер ел ярымнан артык  “Миней” штурм ротасы старшинасы булып хезмәт иткән һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Бүген ул — тәэмин итү буенча взводы командиры: аның бурычы — алгы сызыкка боеприпаслар, азык-төлек һәм башка кирәкле әйберләрне кертү. Хезмәт вакытында яраланган да, контузия дә алган. Тернәкләнүгә, яңадан үз бурычын үтәргә керешкән.

Махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен  Игорь “Батырлык өчен”, “Хәрби батырлык өчен” медальләре, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән бүләкләнгән. 

Волонтерлар - бер зур гаилә

“Миней” туган якларга ялга кайткан саен "Zаинск с Vами" волонтерлар төркеме янында була. Ул алар янына хезмәтләре өчен рәхмәт әйтер өчен килә, хәрби зонада маскировка челтәрләре һәм “леший” костюмнарына ихтыяҗ зур булуын ассызыклый. 

—Зәйдә үрелгән маскировка челтәрләре иң яхшылардан, иң сыйфатлыдан санала. Төрле төбәкләрдән егетләр даими рәвештә нәкъ менә безнең Зәй волонтерларыннан ярдәм сорап  мөрәҗәгать итә. Чынлап та,  волонтерлар белән без бер зур гаилә булып беттек инде. Алар - безнең ышанычлы тылыбыз, - ди Игорь. 

автор фотосы
автор фотосы

Туган яктан ярдәм көч бирә

Хәрби хезмәткәр  хатыны Алинага аерым рәхмәтләрен белдерә. Мобилизация башлангач, хатыны хәтта аның документларын яшергән булган. Мобилизация тәмамланганнан соң ярты ел узгач, Игорь гаиләсен факт алдына куеп,  барыбер ирекле рәвештә киткән.

— Алина миңа зур терәк, рухи көч бирүе  булуы өстенә, монда барысы да  - йорт эшләре дә, балаларны тәрбияләү дә аның өстендә. Ул мине  барысында да алыштыра, — ди Игорь.

Гаиләдә ике бала үсә. Кызлары Ульянага – 6, уллары Савелийга 1,5 яшь.

-Туган яктан ярдәм, сине туган якта гаиләң генә түгел, ә башкалар да көтү, терәк булу безгә көч бирә. Әлбәттә, җиңү безнең якта булачак! – ди “Миней”.


Нет комментариев