Зәй егетләре Ватан алдында хәрби бурычларын үтәргә китте
Көн темасы

Зәй егетләре Ватан алдында хәрби бурычларын үтәргә китте

Бүген - 19 ноябрьдә районыбызның тагын 17 егетен армиягә озаттылар.

Һәр ир-егетнең үз Ватаны алдында изге һәм мактаулы бурычы бар. Ул – армия сафларында хезмәт итү.

Соңгы елларда егетләребез арасында үзләре теләп армиягә китәргә теләүчеләр саны артканнан-арта бара. Ватан алдында бурычын үтәргә китүче егетләр арасында ныклы физик әзерлеклеләре дә күп. 

Булачак солдатлар хәрби бурычларын үтәргә әзер

Илья Кырмагин Зәй политехника көллиятендә авыл хуҗалыгы проиводствосы белгечлеге буенча белгечлек үзләштергән. Егетнең хәрби хезмәткә яраклылык дәрәҗәсе - А1.  Бу теләсә кайсы гаскәрләрдә хәрби бурычны уңышлы үтәргә әзер булуны күрсәтә.

-Мин Ватан алдында хәрби бурычымны үтәргә әзер. Хезмәтемне чик буе гаскәрләрендә үтәчәкмен. Бу минем хыялым иде, - диде Илья. 

автор фотосы
автор фотосы, Илья Кырмагин әтисе белән

Вадим Бирюков – районыбызның күренекле чаңгычысы. Ул Зәй данын бик күп мәртәбәле ярышларда яклап, матур нәтиҗәләргә иреште.

-Хәрби хезмәткә яхшы күтәренке кәеф белән китәм. Зәй политехника көллиятендә белгечлек үзләштергәннән соң, КАМАЗ заводында эшләдем. Үземне армия сафларына кечкенәдән әзерләдем, - дип Вадим да чик буе гаскәрләрендә хезмәт итәчәген белдерде.

автор фотосы, Вадим Бирюков
автор фотосы, Вадим Бирюков

Сәвәләй авылыннан бертуган Даниэль һәм Вячеслав Недельколар да бүген армиягә китте. Вячеславка – 18, Даниэльга – 23 яшь. Егетләр һөнәри белгечлек тә алып өлгергәннәр.

- Армиядә хезмәт итү – һәр ир-егетнең теләгедер ул. Үзебез теләп китәбез. Әлбәттә, әти-әниебезгә ике улларын берьюлы армиягә озату авыр, - диде егетләр. 

автор фотосы, бертуган Вячеслав һәм Даниэль Недельколар
автор фотосы, бертуган Вячеслав һәм Даниэль Недельколар

 

Алексей Краснов – Сарсаз-Баграж авылы егете. Алексейны күпләр матур җырлары аша белә. Ул да хәрби хезмәткә әзер булуын, армиянең һәр ир-ат тормышындагы мөһим роль уйнавын белдерде. 

автор фотосы
автор фотосы

Хәрби комиссардан — киңәш һәм теләкләр

Булачак солдатларга хәрби комиссар  Динар Хәсәнов Ватан алдындагы бурычны намус белән үтәүләрен  теләп, киңәш-теләкләрен җиткерде. 

“Исән-имин хезмәт итеп, сау-сәламәт әйләнеп кайтырга насыйп булсын барыгызга да. Армиядә сынатмагыз, Зәй районына кызыллык китермәгез. Иң мөһиме – өйдә сезне якыннарыгыз көтүен онытмагыз”, – диде Динар Рәшитович.

Егетләр әлегә республика хәрби комиссариатының чакырылыш пунктында җыелалар. Аларның барысының да исән-сау хезмәт итеп кайтуларын телибез!


Нет комментариев