«Йөрәк җылыбыз — әниләребезгә!» Иске Зәйдә әниләрне хөрмәтләделәр
Яңалыклар

«Йөрәк җылыбыз — әниләребезгә!» Иске Зәйдә әниләрне хөрмәтләделәр

Уллары махсус хәрби операциядә һәлак булган һәм бүгенге көндә уллары илебез сагында торучы әниләр кичәнең кадерле кунагы булды.

25 ноябрьдә Иске Зәй мәдәният йортында чын-чынлап җылы һәм дулкынландыргыч атмосфера хөкем сөрде: биредә “Йөрәк җылыбыз —әниләребезгә" дип исемләнгән концерт узды.

Зал  тулы иде: искезәйлеләр бу кичтә матур концерт карап ял итәргә, әниләребезгә иң мөһим сүзне — рәхмәт әйтергә килде. 

Оештыручылар бәйрәмнең бер өлеше булган һәркемгә, шулай ук сәхнәдә чыгыш ясаган һәр артистка чын күңелдән рәхмәт әйтәләр: аларның ихласлыгы, хезмәте һәм тамашачылар белән уртаклашкан хисләре концертны чын күңелгә ятышлы итте, дип ассызыклыйлар.

Бу кичне махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләрен аерым рәхмәт сүзләре белән хөрмәтләделәр. 

Әниләргә җылы сүзләр белән Зәй шәһәре Советы депутаты, район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина мөрәҗәгать итте. Ул чын күңелдән аларга рухи көчләре,  сабырлыклары, чын геройлар үстерүләре һәм тәрбияләүләре өчен рәхмәт белдерде һәм бүләкләр тапшырды.

  • Фотолар мәдәният йортыннан.

Нет комментариев