Сабыйлар әниләренә бүләк әзерләде
Яңалыклар

Сабыйлар әниләренә бүләк әзерләде

Зәйнең “Салават күпере” балалар бакчасында әниләр көне алдыннан күңелле мәшәкатьләр булды.

Бер өстәл артында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, 6нчы мәктәп укучылары һәм Зәй политехника көллияте студентлары очрашты. Алар бергәләшеп иң кадерле кешеләре – әниләренә бүләк әзерләделәр. 

“Без бергәләп имбир прәннекләре әзерләү буенча  кулинария мастер-классы уздырдык. Көллиятнең производствога өйрәтү осталары Ирина Викторовна Иванова һәм Екатерина Дмитриевна Фәсхетдинова прәннекләрне әзерләү технологиясе серләре һәм бизәү нечкәлекләре белән уртаклаштылар. Нәтиҗәдә балалар үз куллары белән тәмле ризык ясап, пешерделәр” — ди тәрбияче Ольга Закарьянова. 

Өлкәннәр нәниләргә камырны әйләндерергә, сыннарны кисеп, прәннекләрне бизәргә булыштылар. Аннары барысы бергә «әни турында яхшы сүз» уенын уйнадылар — балаларның әниләре өчен шулкадәр ягымлы сүзләре күп булып чыкты.  

фото балалар бакчасыннан
фото балалар бакчасыннан

Ә тагын балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр музыка җитәкчесе Диана Евгеньевна белән бергә барысына да музыкаль сюрприз бүләк иттеләр — һәм бу мизгел һичшиксез озакка хәтердә калачак. 

Әзер прәннекләрне балалар үзләренең яраткан әниләренә горурланып бүләк итәчәкләр — иң яхшы бүләк бит үз кулларың белән һәм чын күңелдән ясалганы.


Нет комментариев