Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

«Адымнар» – хәйрия концертында

“Энергетик” Мәдәният сараеның “Адымнар” татар мәдәнияте клубы хәйрия концерты белән Яңа Чишмә районы Чертуш авылында чыгыш ясап кайтты.

“Адымнар” татар мәдәнияте клубы моңа кадәр шундый концерт белән районыбызның Имәнлебаш авылында булган иде инде.
Шәфкатьлелек-мәрхәмәтлелек – бүгенге көндә халыкны берләштерүче көч. Аралашу азайган, үз тормышыбызга, интернетка бикләнгән заманда яшибез, бу берәүгә дә сер түгел. Гади авыл халкы аралашуга мохтаҗ. Чертуш мәдәният йорты директоры Рәмзия ханым Мусина белән “Адымнар” клубы “Аулак өй- батлл” республика проектында танышкан иде. Шушы проект-тан соң, Татарстанның күп кенә районнары белән аралашып, мәдәни чараларда очрашып яшиләр алар. Концертны оештыруда, күлмәкләр табуда клубның старостасы, “Энергетик” Мәдәният сараеның костюмнар бүлеге мөдире Тәслимә Миннекәеваның өлеше зур. “Адымнар”дан Фәния һәм Гөлшат Әгъзамовалар, Тәслимә Гәрәева, Рәйсә Шушарина, Рәфисә Гатиятуллина, Флүрә Гыйниятова, Гөлсем Мирзыянова, Алисә Альзинова – олы йөрәкле, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер җырчы кызларыбыз. Алисә – югары белемле профессиональ җырчы. “Адымнар” клубы белән әле беренче мәртәбә гастрольгә чыкты. Тамашачы яшь кызыбызны бик яратып калды. Егетләребез Дмитрий Иванов, Фәннур Миннекәев, Радик Әхмәтшин, Иван Чебаковларны тамашачы һәрвакыт көчле алкышлар белән көтеп ала. Дима татар эстрадасы җырларын искиткеч матур итеп башкаруы өстенә, биеп тә җибәрә. Үзенең ихласлыгы белән залда утыручы яшь кызларны үзенә гашыйк та итә. Гомумән, Чертушта яшәүчеләр алдында матур һәм дәртле концерт номерлары белән чыгыш ясадылар “Адымнар”. Барлык тамашачылар канәгать калды һәм яңа очрашулар турында теләк белдерделәр.

Чертушта ни хәлләр?

Яңа Чишмә районының Чертуш мәдәният йорты ничек яшәп ята соң? Мәдәният йорты белән 22 ел мәктәптә белем биргән укытучы Рәмзия Мусина җитәкчелек итә. Мәдәният учагы тышкы яктан ук үзенә тартып тора. Ул бәйрәмчә бизәлгән, якты, чиста. Биредә яхшы хуҗалар эшләве әллә кайдан күренеп тора. 2018 елның октябрендә мәдәният йорты директоры Рәмзия Мусина авыл тарихына багышланган музей почмагын оештырган. Музейда 300дән артык экспонат сак-лана. Шулар арасында милли сөлгеләр коллекциясе, берничә пар чабата һәм аларны ясар өчен җайланмалар, борынгы көндәлек кирәк-яраклары – туку станогы, үтүк, урак коллекциясе һәм башка кызыклы экспонатлар. 1753 елгы тәңкә – нумизматика коллекциясенең иң борынгы прототибы бар.
Клубта шулай ук “Хатирә” фольклор ансамбле эшли.
-Минем ничә концертлар карап, мондый җылы чараны, мондый концерт программасын күргәнем булмады. Бу кичтә җаным ял итте, - диде Рәмзия Мусина “Адымнар” татар мәдәнияте клубы чыгышын караганнан соң.
“Йөрәгемнең иң түреннән чыккан рәхмәт хисләремне Зәй районы җитәкчелегенә, “Энергетик” Мәдәният сарае җитәкчеләренә, “Адымнар” татар мәдәнияте клубы җитәкчесе Фәннур Миннекәевкә хәйрия концерты оештырганнары өчен, кешеләргә ярдәм кулын сузган олы йөрәкле һәркемгә җиткерәм”,- диде чарага төнлә 7 километр араны үтеп Акъяр дигән авылдан килгән Миләүшә апа.
-Тамашачыларның рәхмәт сүзләре - бу безгә бик зур бәя, - ди “Адымнар” клубы кызлары-егетләре.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев