Бүген “Казан-Экспо” күргәзмәләр залында республика күләмендә “Уңыш бәйрәме-2026” узды.
Анда Зәй районыннан район башлыгы Разиф Кәримов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев җитәкчелегендә унбер кешелек делегация китте.
Чараның тантаналы өлешендә иң-иңнәрне бүләкләү булды. Анда Зәйдән “Зәй” агрофирмасы агрономы Олег Умновка “ТРның атказанган агрономы” мактаулы исеме бирелде. Ул зур бүләкне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулыннан алды.
Нет комментариев