Зәйдә гаилә башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләсендә туган балага 100 мең сумлык сертификат тапшыру матур традициясе дәвам итә.
Узган шимбәдә шундый бүләкне район башлыгы Разиф Кәримов кулыннан Екатерина Михайловна Хәйруллина алды.
Гаилә башлыгы Айдар Илдарович бүгенге көндә ил иминлеген саклауда. Разиф Кәримов гаиләгә бүләк тапшырганда әти кешенең тиз көннәрдә җиңү белән әйләнеп кайтуын теләде, сабый сау-сәламәт үсеп әти-әнисенең терәге булсын, диде.
Хәйруллиннар гаиләсендә туган нарасый гаиләдә икенче бала, аңа Әмир дип исем кушканнар. Ә 100 мең сумлык сертификат районда инде 37нче гаиләгә тапшырылды.
Нет комментариев