Зәйлеләр «Наше время – Безнең заман» төбәк бәйгесе җиңүчеләре
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйлеләр «Наше время – Безнең заман» төбәк бәйгесе җиңүчеләре

16-17 октябрьдә Чаллыда эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» XIV республика телевизион иҗат фестиваленең беренче зона этабы узды. Ул «КАМАЗ» Мәдәният сараенда үтте.

Фестиваль Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында уза. Проект республиканың эшләүче яшьләрен берләштерә, катнашучыларның иҗади потенциалын ачарга ярдәм итә һәм аларның талантларын үстерү өчен мөмкинлекләр тудыра.

Яшьләр иҗатын берләштерү - төп максат

«Менә инде 13 ел предприятиеләр җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәмендә проект яшәвен һәм үсешен дәвам итә. Ул чын иҗади лабораториягә әверелде, анда сәнгать белән шөгыльләнү аша киләчәк кешесе – иҗади фикер йөртүче, социаль актив, тынычлыкка һәм яхшылыкка юнәлгән кеше формалаша», — дип билгеләп үтте фестивальнең генераль продюссеры Дмитрий Туманов.

Чаллы этабында Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Тукай, Чаллы  һәм Зәй районнарыннан 322 кеше катнашты. Катнашучылар «Хореография», «Музыка» һәм «Дан минуты» номинацияләрендә чыгыш ясады.

Зәйлеләр иң югары урында

Зәй данын фестивальдә район башкарма комитеты командасы яклады. Нәтиҗәдә безнекеләр гомуми командалар арасында беренче урын яулады. Аерым алганда  «Хореография», «Музыка» һәм «Дан минуты» номинацияләрендә беренче урын алдылар. Ә «Кече форма. Музыка» номинациясендә икенче урынга ирештеләр. Шул рәвешле безнекеләр фестиваль финалында Казанда һәр номинациядә дә катнашу хокукына ия. Талантлы эшче яшьләребезгә уңышлар телибез, җиңүләре белән котлыйбыз!


Нет комментариев