Зәй эчке эшләр бүлеге мәгълүмате буенча 12-18 октябрьдә төрле хокук бозулар буенча 88 гариза кергән.
Шуларның берсе кешене җәрәхәтләү белән бәйле.
16 октябрьдә үзәк дәваханәгә 34 яшьлек Түбән Кама кешесе тән җәрәхәтләре алу сәбәпле мөрәҗәгать иткән. Аңа алкоголь кулланган хәлдә пычак белән яра ясаганнар. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре кайнар эздән бу хокук бозуны 39 яшьлек хатын-кыз ясаганын ачыклаганнар.
Шулай ук атна дәвамында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре федераль эзләүдә булган 5 кешене тапканнар. Алар урлашу, алимент түләмәү, хәрби частьне калдырып китү сәбәпле эзләүдә булган.
Нет комментариев