Зәйдә “Әфган конфликты” мобиль музее эшли
Яңалыклар

Зәйдә “Әфган конфликты” мобиль музее эшли

Зәйнең “Без бергә” психологик-педагогик ярдәм үзәгендә 19-24 октябрьдә “Әфган конфликты” дип исемләнгән чик буе гаскәрләренең сугышчан юлына багышланган күчмә мобиль музей эшли. Ул яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатын, аларга тарихи үткәнне күзалларга ярдәм итүне үз эченә ала.

Музейны Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә “Чик сакчылары берлеге” Татарстан Республикасы хәрби хәрәкәтләр ветераннарының һәм запастагы чик сакчыларының төбәк  иҗтимагый оешмасы оештыра.  Экспозиция чик буе гаскәрләре тарихы, Бөек Ватан сугышы еллары,  Әфган конфликты чоры һәм  геройлары турында сөйли. Биредә чик сакчыларының хәрби формаларын, кирәк-яраклар һәм төрле сугыш коралларын үз күзең белән күрергә, тотып карарга мөмкин.

автор фотосы, Петр Князев экспонатлар белән таныштыра
автор фотосы, Петр Князев экспонатлар белән таныштыра

Үзенчәлекле музей

Зәйдә мобиль музей алты көн дәвамында эшли. Бирегә килгән балалар, укучыларга чик сакчылары берлеге рәисе урынбасары Петр Князев һәм бергәлектә торучы запастагы чик буе сагында хезмәт иткән ир-егетләр кораллар, хәрби киемнәр, тарихи вакыйгалар турында сөйлиләр. 

- Безнең “Чик сакчылары” бергәлеге республикада 6 ел элек төзелде. Аның җитәкчесе – Альберт Сөләйманов.  Ә мобиль музейны без өч ел элек оештыра башладык. Моның өчен Татарстан Рәисе махсус грантын оттык. Һәм шул грант акчасына күчмә музей өчен махсус прицеп, төрле сугыш кораллы макетлары, һәр чорның хәрби киемнәрен сатып алдык.

Иң беренче елда темабыз гражданнар сугышы чоры булды, узган ел исә Бөек Ватан сугышы чорын гәүдәләндердек, ә быел Әфган сугышы көн темасына чыгарылды. Максатыбыз  кече яшьтән безнең балалар барысын күреп, аңлап, илебезнең чын патриотлары рухында үсеннәр.  Алга таба махсус хәрби операция темасы да күтәреләчәк”, - диде Петр Иванович.

Э.Әгъләмова фотосы
Э.Әгъләмова фотосы

Укучыларда зур кызыксыну 

Бүген исә мобиль музейны карарга шәһәрнең 4нче мәктәбе VII сыйныф укучылары килгән иде. Алар һәр коралны, хәрбиләр өчен кирәкле элементларны җентекләп күзәттеләр, киеп, тотып  карадылар, чик сакчылары тарихлары турында кызыксындылар. Мобиль музейда Әфган сугышы тарихы турында язма мәгълүмат та тупланган, алар белән балалар кызыксынды. 

“Без бүген бик кызыклы музейга килдек. Монда хәрби киемнәрне киеп, коралларны тотып, төзәп карау мөмкинлеге тудырыла. Чик сакчылары төрле хәлләрдә иң беренче ударны үзләренә алулары бик дулкынландыргыч. Без яшьтәшләрем белән алга таба да бу тема белән кызыксынырга булдык, чөнки без бит киләчәктә зур илебезнең иминлеге сагында торырга тиешле кешеләр”, - диде    VII сыйныф укучысы Артем Волков. 

Алга таба мобиль музей Сарман районына юл алачак. Шул рәвешле ул республиканың барлык районнарын колачлаячак.


Нет комментариев