Зәй политехника көллиятендә халыкара пешекчеләр көнен билгеләп үттеләр.
Бүген, 20 октябрьдә, Халыкара пешекчеләр көнендә Зәй политехника көллияте яңа пешкән ризык хуш исе, ихлас елмаюлар белән тулды. Биредә кондитер ризыкларын күргәзмә-сату да оештырылды, ул инде көллияттә күркәм традициягә әверелде.
Студентлар һәм көллият хезмәткәрләре өчен бу вакыйга – чын зәвык бәйрәме. Һәм аның үз геройлары бар. Булачак пешекчеләр һәм кондитерлар кулинариянең һөнәр генә түгел, ә чын сәнгать икәнен тагын бер кат исбатладылар. Матур һәм аппетитлы десертлар артында җентекле хезмәт, иҗат һәм үз эшеңә мәхәббәт тора.
Остазлар һәм шәкертләр бер максатта эшли
- Безнең студентлар бу һөнәрне бик теләп үзләштерәләр, горурланалар һәм күргәзмәләр оештырып, үзләренең осталыкларын актив күрсәтәләр. Шулай ук без шәһәр чараларында һәм ярминкәләрдә актив катнашабыз, – дип сөйләде производствода белем бирү остасы Светлана Иванова.
Балаларның һәр уңышы артында остазлар тора - алар тәҗрибәләре белән уртаклашалар һәм яңа казанышларга илһамландыралар. Бүгенге көндә «пешекче, кондитер» һөнәре буенча производствога өйрәтүче биш оста белем бирә, алар: Светлана Иванова, Ирина Иванова, Юлия Демидова, Светлана Кырмагина һәм Екатерина Фәсхетдинова. Аларның сизгер җитәкчелегендә булачак пешекчеләрнең һәм кондитерларның җиде төркеме белем һәм күнекмәләр ала.
- фотолар көллияттән
Нет комментариев