Зәйнең мәдәният хезмәткәрләре югары бүләкләр алды
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйнең мәдәният хезмәткәрләре югары бүләкләр алды

19 октябрьдә Казанда мәдәни-ял итү учреждениеләре директорлары һәм белгечләренең «Традицияләрне саклап, киләчәккә йөз тотып» дип исемләнгән масштаблы республика съезды узды. Анда бөтен республикадан 450ләп мәдәният хезмәткәре катнашты.

Форумда Зәй районын «Энергетик» Мәдәният йорты директоры Айгөл Искәндәрова, директор урынбасары Анна Бахусова һәм «Улыбка» ансамбле җитәкчесе Лидия Нестягина тәкъдим иттеләр.

Биредә  бүләкләү тантанасы  да булды. Анна Бахусовага мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Лидия Ивановна Нестягинага мәдәният үсешенә керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Рәхмәте бирелде. 

Лидия Ивановна 45 елга якын шәһәрнең “Энергетик” Мәдәният сарае каршында эшләүче  «Улыбка» балалар хореография ансамблен җитәкли. Бүгенге көндә ансамбль шәһәр, район, республика, Россия, якын һәм ерак чит илләрнең танылган балалар бию коллективларының берсе булып тора.

2018 елдан аның җитәкчелегендә «Заиночки» хезмәт ветераннары хореография ансамбле оештырылды. «Заиночки» - Зәй муниципаль районында пенсия яшендәге хатын-кызлар һәм хезмәт ветераннары арасында беренче һәм бердәнбер хореография коллективы. Нестягина Лидия Ивановна «Мәгарифтәге казанышлары өчен» медале, ВЦСПС Үзәк Комитетының «үзешчән сәнгатьтәге казанышлары өчен» мактау билгесе белән бүләкләнде. 2019 елда «Хезмәт кешесе» район конкурсында җиңүче дипломына лаек булды. Ул  “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә ия.  

Алга таба да тынгысыз, талантлы, зур энергияле мөхтәрәм затка уңышлар телибез!

  • фотолар мәдәният идарәсеннән

Нет комментариев