Зәйдән 15 егет солдат хезмәтенә алынды
Яңалыклар

Зәйдән 15 егет солдат хезмәтенә алынды

Бүген - 20 октябрьдә Зәйдә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш кысаларында беренче төркем егетләрне армиягә озаттылар.

Озату иртәнге алтынчы яртыда  район  хәрби комиссариаты бинасы янында егетләрнең туганнары, якыннары катнашында  узды. Хәрби хезмәткә чакырылучыларга район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Регина Камалова нәсихәт  сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Алар балаларга хәрби бурычларын лаеклы үтәүләрен, хәрби белгечлекне уңышлы үзләштерүләрен һәм исән-имин өйләренә кайтуларын теләделәр.

Җыю пунктына юл

Гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге башлыгы  Александр Гурьянов хәбәр иткәнчә, көзге чакырылышта беренче төркемдә  15 егет Россия Кораллы көчләренә сафына баса.  Алар барысы да хәрби хезмәт үтәргә яраклы дип табылган.

Александр Исаков фотосы, егетләрне медицина тикшерүе
Александр Исаков фотосы, егетләрне медицина тикшерүе

"Егетләр  хәрби комиссариат хезмәткәрләре озатуында Казандагы җыен пунктына киттеләр. Анда алар медицина комиссиясен узачак, шуннан соң хәрби частьлар буенча бүленеш булачак. Хәрби хезмәткә чакырылучылар җыю пунктында ике-өч көннән дә артык вакыт үткәрмәячәкләр, аннары хезмәт итү урыннарына юл тотачаклар", - дип сөйләде Александр Гурьянов.

Ата-аналар улларын кайсы хәрби частьларга бүлгәннәрен белә алачак. Хәрби комиссариат вәкиле сүзләренчә, хәрби хезмәткә чакырылучыларның хезмәт урыны турындагы мәгълүматны гаиләләргә җиткерәчәкләр.

Хезмәт 12 ай дәвам итәчәк

Вакытлы хезмәт срогы элеккечә кала – 12 ай. Россиядә хәрби хезмәткә чакыру ел дәвамында үткәрелә, ә көзге озату 1 октябрьдән 1 декабрьгә кадәр бара.

Яшь зәйлеләр өчен тормышның җаваплылык, дисциплина һәм хәрби белгечлекләрне үзләштерү белән бәйле яңа этабы башлана. Аларның туганнары өчен бу көтү һәм егетләргә рухи ярдәм итү вакыты, бу исә  өйдән еракта аеруча мөһим.


Нет комментариев