Авыл хуҗалыгы

Зәйдә кыр эшләре тәмамлану алдында тора

Зәй районы аграрийлары бу җомгада уздырылачак “Уңыш бәйрәме – 2026” ны кыр эшләрен тәмамлап каршыларга җыеналар.

Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, хәзерге вакытта көнбагыш культурасын җыю бара. Ул инде меңнән артык  гектар мәйданда гына калган. Көннәр яхшы торганда бу механизаторлар өчен 3-4 көнлек эш, диләр белгечләр.

Шулай ук шикәр чөгендерен казу да 1 ноябрьгә бетәр дип планлаштырыла. Ул – 2 мең гектар чамасы. 

Ә терлек азыгы буенча силос салу эшенең  соңгы көннәре. Инде 14 мең тонна базларга салынган, ул 15-16 мең тонна әзерләнер, дип исәпләнелә. Бер үк вакытта туфракны киләсе ел уңышы өчен әзерләү дә бара.


Нет комментариев