Зәйлеләр “Безнең йорт — Татарстан” фестиваленең төбәк  этабында катнашты
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйлеләр “Безнең йорт — Татарстан” фестиваленең төбәк этабында катнашты

Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сарае каршында эшләүче «Заиночки», «Русская душа» һәм «Азаль» иҗат коллективлары Менделеевск шәһәрендә узган «Наш дом — Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең төбәк этабында Зәй районын лаеклы тәкъдим иттеләр.

“Без бу масштаблы проектка ел саен чакыру алабыз, һәм һәрвакыт артистларыбыз югары осталык күрсәтәләр. Бу юлы Менделеевскига Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Әгерҗе, Тукай, Зәй һәм Мамадыш районнарыннан иҗат делегацияләре җыелды. Алар арасында бигрәк тә безнең катнашучыларның журналистлар игътибарын җәлеп итүләре — Зәй артистларыннан ТНВ телеканалы өчен интервью алулары күңелле булды”, - ди директор Айгөл Искәндәрова.  

Барлык коллективлар да фестиваль дипломнары белән бүләкләнде. Ә сайлап алу нәтиҗәләре буенча иң яхшылар  4 ноябрьдә – Халыклар бердәмлеге көнендә Казанда гала-концертта чыгыш ясаячак. Алар арасында безнекеләр дә булачак. 

«Безнең йорт — Татарстан» фестивале халыклар дуслыгын ныгыту һәм мәдәни мирасны саклау максатында 2012 елдан бирле үткәрелә. Быел фестивальдә катнашу өчен 700дән артык гариза кергән, ә катнашучыларның гомуми саны 4000 кешедән артып китте.


Нет комментариев