Мошенниклар Татарстан пенсионерларына  яный
Яңалыклар

Мошенниклар Татарстан пенсионерларына яный

Татарстанда мошенникларның пенсионерларга банк хезмәткәрләре кыяфәтендә пенсияләрне мәҗбүри цифрлы валютага конвертацияләү турында хәбәр итеп шалтырату очраклары ешайды.

Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге кабат исегезгә төшерә: пенсияләр цифрлы сумнарга мәҗбүри күчерелми, ә түләүләрне китерү ысулы пенсионерның гаризасы буенча гына үзгәртелә.

Кырыгалдарлар стационар телефоннарга һәм мобиль номерларга шалтыратып, үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштыралар. Алар,  өлкән яшьтәге кешеләрне ышандыру өчен, цифрлы сумга күчерүдән баш тартмаган очракта пенсия автомат рәвештә цифрлы сумнарда исәпләнәчәк, дип куркытып  басым ясыйлар. Ялган процедураны рәсмиләштерү өчен аферистлар пенсионердан СМС-хәбәрдән килгән тикшерү кодын әйтүләрен таләп итәләр.

Акчаны ничек алырга һәм сакларга дигән карарны гражданин үзе генә кабул итә. Пенсияләр элеккечә үк сайлаган ысул белән банк счётына күчерелә яки почта бүлекләре аша  түләнә. Пенсионерның гаризасыннан башка түләүләрне китерү ысулын беркем дә үзгәртә алмый.

Социаль фонд хезмәткәрләре гражданнарга шәхси хәбәрләр җибәрмиләр һәм ярдәм чараларын рәсмиләштерү тәкъдимнәре белән шалтыратмыйлар. Алар "Дәүләт хезмәтләре" порталыннан парольләр, СМС-хәбәр кодлары һәм банк карталары номерларын сорамыйлар. Андый эчтәлектәге шалтыратулар  булган очракта, сөйләшүне шунда ук туктатырга, элемтәне өзәргә кирәк.

фото: Татар-информ
фото: Татар-информ

Түләүләр турында теләсә нинди мәгълүматны  СФР сайты, Социаль фондның социаль челтәрләрдәге һәм MAX мессенджерындагы рәсми аккаунтлары кебек рәсми чыганаклар аша гына тикшерергә, 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәккә шалтыратып, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең клиентлар хезмәтләренә яки күпфункцияле үзәк офисларына шәхсән мөрәҗәгать итеп белешергә мөмкин.

«Пенсияләр массакүләм цифрлы сумнарга күчерелми һәм бу эш   планлаштырылмый да. Бу турыда сөйләшүләрнең барысы да - өлкән яшьтәге кешеләрнең беркатлылыгына  исәпләнгән мошенниклык схемасы. Республика халкын уяу булырга, СМС- хәбәрләр кодларын  әйтмәскә һәм билгесез кешеләр басымы астында ашыгыч карарлар кабул итмәскә чакырабыз», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.


Нет комментариев