Иминлек гаиләдән башлана: “Салават күпере” балалар бакчасында әтиләр көненә багышланган «Ата-аналар патруле» дип аталган чара узды.
Чарада әтиләр көненә багышланган «Ата-аналар патруле» акциясе кысаларында әтиләр, тәрбиячеләр белән берлектә урам юлларына чыктылар.
Патрульдә катнашучылар балалар бакчасы янындагы юл билгеләренең булу-булмавын тикшерделәр, җәяүлеләр кичүләренең куркынычсызлыгын тикшереп бәяләделәр һәм үтеп баручыларга яктылыкны кире кайтара торган элементлар булуын һәм тәүлекнең караңгы вакытында куллануны мөһимлеген искәрттеләр.
Акция азагында патрульдән соң барысы да балалар бакчасының төп керү капкасы янына җыелды, анда балалар һәм ата-аналар өчен мавыктыргыч эстафеталар, хәрәкәтчән уеннар һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча танып-белү викториналары оештырылган иде. Әтиләр балалар белән йөрү кагыйдәләренә багышланган юл ребусларын чиштеләр һәм светофор сигналларын, юл билгеләре символларын инспекторлардан ким белмәүләрен исбатладылар.
Бәйрәм ахырында бүләкләр тапшырылды. Балалар горурлык белән әтиләренә үз куллары белән ясалган күңелгә үтеп керерлек бүләкләр — «куркынычсызлык йөрәкләре» тапшырдылар.
Әһәмиятле һәм мәгънәле чара өчен әти-әниләр тәрбиячеләргә рәхмәтле.
Нет комментариев