Әтиле-уллы зәйлеләр республика чемпионатында көмеш медаль яуладылар
Яңалыклар

Әтиле-уллы зәйлеләр республика чемпионатында көмеш медаль яуладылар

Зәйдән Савгильдиннар “Әти + мин” республика чемпионатында икенче урын алды.

18 октябрьдә, Әтиләр көнендә, Байлар Сабасының «Саба-Арена» спорт комплексында “Әти + мин” IV республика чемпионатының финал ярышлары узды. Бер мәйданчыкта республиканың 43 районыннан, шулай ук Казаннан һәм Чаллыдан 75 гаилә командасы очрашты.

Зәй муниципаль районын ике команда: Максим һәм Демид Савгильдиннар, Модест һәм Альберт Фәретдиновлар лаеклы яклады.

Бердәмлеккә сынаулар

Ярышлар җитезлекне һәм тизлекне генә түгел, командада эшли белүне дә тикшерде. Зәйлеләр барлык этапларны да тиз һәм нәтиҗәле башкарып чыктылар - мондый ярышларда иң мөһиме тизлек кенә түгел, ә бердәмлек һәм ярдәм булуын күрсәттеләр.

Республика финалында Савгильдиннар гаиләсе пьедесталның икенче баскычына күтәрелде. Моңа кадәр алар муниципаль этапта җиңүче булган иделәр. Гаилә башлыгы Максим йөгерү белән мавыга, берничә тапкыр республика марафоннарында катнашкан. Улы  Демид исә дүрт яшеннән йөзү белән шөгыльләнә, җиңел атлетикада уңышлар яулый. Чемпионатта аларга  әни кеше Альбина һәм кызлары Дарина җан атып, көч биреп тордылар. Дарина да  өч яшьтән гимнастика белән шөгыльләнә.

фото: гаилә архивыннан
фото: гаилә архивыннан

Нәтиҗәләр куанычлы

- Бөтен республикадан килгән иң көчле командалар арасында икенче булу безнең өчен көтелмәгән һәм бик шатлыклы сюрприз булды. Биремнәр гади генә булмады: чикләнгән вакытта яхшы физик форма күрсәтергә дә, тиз арада карар кабул итү сәләтен дә күрсәтергә кирәк иде. Ярышларны оештыру бик ошады - барысы да югары дәрәҗәдә иде. Хәзер безнең гаилә копилкасына тагын бер җиңү өстәлде, әмма иң мөһиме – ул безгә чемпионат бүләк иткән хисләр һәм тәэсирләр, - дип уртаклаштылар Савгильдиннар.

Фәретдиновлар гаиләсе дә лаеклы нәтиҗә һәм югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте, алар иң яхшы җиделеккә керделәр.

Чемпионатның Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Аталар союзы» оешмасы  белән берлектә оештырылуын билгеләп үтәргә кирәк. 

Чемпионатның төп максаты-гаилә кыйммәтләрен ныгыту, балаларны тәрбияләүдә әтиләрнең мөһим ролен ассызыклау һәм ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да җылыту.


Нет комментариев