Зәйдә район башлыгы, “Теләкләр чыршысы” акциясенә кушылып, балаларга Яңа ел бүләкләре тапшырды
Көн темасы

Зәйдә район башлыгы, “Теләкләр чыршысы” акциясенә кушылып, балаларга Яңа ел бүләкләре тапшырды

Ел саен илебездә, республикабызда, шул исәптән Зәй районында “Теләкләр чыршысы” Бөтенроссия акциясе үткәрелә.

Быел да әлеге традицион чарага һәр мәрхәмәтле гамәл кылырга әзер булучы тугры калды. Аңа республика, район җитәкчеләре, депутатлар кушылды. Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов та районыбызда яшәүче берничә баланың Яңа ел теләкләрен тормышка ашырды. Бу уңайдан район хакимиятендә матур чара үтте.

Мәсәлән, Кира Егорычева “Теләкләр чыршысы”на велосипедлы булырга теләп хат юллаган булган. Ә Александр бик тә радио белән идарә итә торган самолетлы буласы килгән. Тимур Салямов исә сентизаторлы булырга теләгән. Әлеге бүләкләрне балаларга Разиф Кәримов тантаналы төстә тапшырды.

- Кира бик тә велосипедта йөрергә ярата. Аның үзенә алган велосипед инде бәләкәй иде. Кира Кыш бабайдан велосипед сорады һәм без әлеге хатны “Теләкләр чыршысы”на юлладык, - ди кызның әнисе Ольга.

Кира, Саша, Тимур бүләкләргә бик шатландылар, зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Кира белән аның кечкенә сеңлесе Кыш бабайга әзерләгән шигырьләрен дә сөйләделәр.
Шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов та Зәй балалары Алина һәм Әмир Шаһиевларның Яңа ел теләкләрен тормышка ашырды. Аларга бүләкләрне шулай ук район башлыгы депутат исеменнән тапшырды.

- Яңа ел бәйрәме - ул могҗизалар бәйрәме. Балачактан ук менә шул могҗизалы мизгелләр күңелләргә кереп кала. Шуңа да без балаларыбызның Яңа ел теләкләрен бик теләп тормышка ашырабыз. Аларның күңелләре шат булсын. Саулык, иминлек телим балаларыбызга. Матур балачак мизгелләре аларны гомер буе озата барып, киләчәктә зур эшләргә үссендерсен, - диде Разиф Кәримов, бәйрәм котлавын җиткереп.
Бәйрәм чарасы Кыш бабай һәм Кар кызы, 2022 ел символы – Тигр, 2023 ел символы – Куян катнашындагы әкияти тамаша белән үрелеп барды. “Энергетик” Мәдәният сарае тарафыннан әзерләнгән концерт бәйрәмне бизәде.

Автор фотолары


Нет комментариев