Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйдә мәрхәмәтле затлар хөрмәтләнде

Бүген Зәйдә мобилизацияләнгән якташларыбызга ярдәм күрсәтү эшен оештырып йөрүчеләрне хөрмәтләделәр.

Алар егетләребез мобилизация буенча чакырылган беренче көннәрдән бердәм ярдәмләшү фронты оештырды. Ватанпәрвәрлекнең матур үрнәген күрсәтеп, өлкәннәребезне, яшьләребезне, балаларны бу игелекле гамәлгә тартып, илебез сагында торучы егетләргә ярдәм итәләр. 
Мирный бистәсе мәдәният йортында узган “Тынычлык һәм игелек телибез” дип аталган концерт программасы ил өчен бу катлаулы вакытта битараф калмаган, үзеннән нинди дә булса ярдәм кертергә тырышкан һәм мобилизацияләнгән егетләребезгә терәк булган игелекле кешеләргә багышланды. 

Кунакларны мәдәният йорты капка төбеннән үк чәй, коймаклар белән каршы алдылар. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев катнашып, чыгыш ясады.
-Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз беренче көннәрдән үк район җитәкчелеге игътибарында. Мобилизацияләнгән һәр гаилә һәм аларның якыннары белән шәхси эш алып барыла, махсус төркем булдырылды, “кайнар линия”ләр эшли. Ул эре предприятие җитәкчеләрен, җәмәгать эшлеклеләрен, волонтерларны, хәйриячеләрне һәм, гомумән, башкаларның язмышына битараф булмаган һәркемне берләштерә. Шәһәрдә 5 гуманитар ярдәм җыю пункты эшли. Кемнәрдер акчалата ярдәм итсә, икенчеләр төзелеш материаллары, техника, инвентарь, кием-салым, азык-төлек товарлары белән мобилизациягә алынучыларны тәэмин итте. Уртак көчләр белән 11 миллион сумлык 72 тонна гуманитар ярдәм җыеп тапшырылды, - диде Эмиль Эдуардович.

Ул Зәй халкына ярдәмнәре, игелекләре һәм битараф булмаулары өчен зур рәхмәт белдерде. Гуманитар ярдәм җыюда башлап йөрүчеләр, актив гражданлык позициясе, мобилизацияләнгән һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтүче 12 кеше  район башлыгы Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Алар -  Марат Кыямов, Дмитрий Соловьев, Наталья Зиннурова, Надежда Хәбибуллина, Наталья Березина, Лилия Тихонова, Валентина Фролова һәм башкалар.
Шулай ук район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев,  “Сугышчан бердәмлек” иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге җитәкчесе Сергей Хватков, Кораллы Көчләр ветераны, район чернобыльчеләр берлеге рәисе Валентин Атласов - бу эштә җаны-тәне белән янып йөрүчеләр. 

 -Зәй халкы илебез өчен гади булмаган бу көннәрдә ир-егетләргә ярдәм итүдә берләште, һәркем кулыннан килгәнчә булышырга тырыша. Алар арасында әби-бабайлар да бар, яшьләрнең битараф калмавы  сөендерә. Күбрәк кеше кушылсын иде бу эштә. “Барысы да җиңү өчен! Барысы да фронт өчен!” дигән лозунг бүген аеруча актуаль, – диде алар. 
«Энергетик» Мәдәният сарае, балалар сәнгать һәм музыка мәктәбенең иҗат коллективлары чара кунакларына үзләренең иң яхшы концерт номерларын бүләк иттеләр.

Бу көнне шулай ук һәр авылда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүчеләрне хөрмәтләделәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев