Акция «Тылсымлы әкият» балалар бакчасы янында узды.
«Тылсымлы әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар Дәүләт автоинспекциясе һәм юл хәрәкәте иминлеге идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә Зәй машина йөртүчеләренә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәрттеләр. Акция Бөтенроссия юл хәрәкәте иминлеге атналыгы кысаларында уздырылды.
Нет комментариев