15 сентябрьдә район башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләр белән очрашты.
Очрашуда егетләр белән бергә район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Регина Камалова, хәрби комиссар Динар Хәсәнов, район ветераннар советы рәисе Валентина Куликова, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары катнашты.
«Ватан» төшенчәсе: район башлыгының сүзе
Чара махсус хәрби операциядә һәлак булган Зәй егетләрен бер минут тынлык белән искә алудан башланды. Балаларның патриотик иҗади чыгышлары очрашуга аерым атмосфера тудырды. Кыска вакытка ялга кайткан хәрбиләр өчен мондый минутлар аеруча кыйммәтле — бу гаиләләре, якыннары янында булу һәм туган районнарының ничек яшәвен күрү мөмкинлеге.
- «Ватан» төшенчәсе иң якын әйберләрдән - гаилә, әти-әни, балалар, туган йорт, мәктәп, балалар бакчасы, ишегалды, сине әйләндереп алган кешеләрдән башлана. Нәкъ менә шуның өчен безнең хәрби хезмәткәрләр үз бурычларын намус белән батырларча үти. Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән Зәй районы анда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итә. Һәр очрашуны һәлак булган егетләребез истәлегенә бер минут тынлык белән башлыйбыз. Ә бүген алгы сызыкта булганнарны без геройлар дип саныйбыз һәм алар белән горурланабыз», — диде район башлыгы.
Ул шәхсән берничә тапкыр Зәй хәрбиләре булган позицияләрдә булуын билгеләп үтте. Район башлыгы отпуск вакытында хәрбиләр белән элемтәнең мөһимлеген ассызыклады. Аның сүзләренчә, нәкъ менә шундый очрашулар сугышчыларның һәм аларның гаиләләренең ихтыяҗларын яхшырак аңларга һәм кирәкле ярдәмне вакытында оештырырга ярдәм итә.
Ул хәрбиләрне районның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды, фронтка гуманитар һәм волонтерлык ярдәме турында сөйләде.
Гаиләләр өчен ярдәм чаралары: конкрет мөмкинлекләр
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларны гаиләләренә каралган ярдәм чаралары белән Регина Камалова таныштырды.
- Махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләсендә 55 бала туды. Тагын дүрт гаиләдә балалар көтелә. Сезнең һәм гаиләләрегез өчен музей, кинотеатр, спорт учреждениеләренә бушлай йөрү мөмкинлеге тудырылды. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның банк карталарына арест салынганда, бу мәсьәләне суд приставлары белән тиз арада хәл итәбез. Нинди генә сорауларыгыз, хәл итәсе мәсьәлә булса да, мөрәҗәгать итегез, - диде ул.
Демобилизацияләнгәннәрне эшкә урнаштыру: нәтиҗәләр һәм эш дәвамы
Мәшгульлек үзәге директоры Екатерина Андреева демобилизацияләнеп кайткан хәрбиләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсенә тукталды. Ул бүгенге көндә 68 кешенең демобилизацияләнүен, аларның 56сы рәсми төстә эшкә урнаштырылуын билгеләп үтте.
Госпитальләргә һәм эшелоннарга ярдәм: волонтерлар эше
"Закамье - Помощь госпиталям" төркеме җитәкчесе Наталья Березина хәзер госпитальләрнең күпмедер дәрәҗәдә кирәкле әйберләр белән тәэмин ителүен, ярдәмне күбрәк эшелоннарга җибәрәбез, дип белдерде. Эшелоннардагы солдатлар поезд туктаган арада кайнар ризыклар, җылы киемнәр, кирәкле әйберләр белән тәэмин ителә. Ул шулай ук Зәйдән киткән гуманитар ярдәмнең Камчатка госпитальләренә кадәр барып җитүен, сугышчылардан рәхмәт сүзләре килүен әйтте.
Рәхмәтләр һәм теләкләр: очрашуның йомгагы
Очрашуда катнашучыларның һәрберсе дә егетләргә исән-имин җиңү белән кайтуларын, аларның ялга кайткач очрашуларга йөрүләрен, мөмкин кадәр күбрәк яшьләр белән очрашып, хезмәтләре турында сөйләүләрен теләде, илебез иминлеге сагында торулары, ныклыклары өчен рәхмәт белдерде.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар - безнең заман геройлары, алар үз бурычларын намус белән лаеклы төстә үтиләр. Хәрби егетләр очрашуда туган яктан килгән гуманитар ярдәмнең алар өчен бик кадерле булуын ассызыклап, рәхмәт әйттеләр.
Нет комментариев