Зәйдә “Автобабай-2024” җиңүчесе – Василий Тихонов
Юл куркынычсызлыгы

Зәйдә “Автобабай-2024” җиңүчесе – Василий Тихонов

“Автобабай-2024” республика ярышларының муниципаль этаплары бара. Зәйдә дә автониспекция бүлеге “Юл куркынычсызлыгы” фонды район бүлеге белән берлектә, өлкәннәр көне якынлашкан бу көннәрдә олы яшьтәге машина йөртүчеләр арасында бәйге үткәрде.

Катнашучылар иң башта ДОСААФ бүлегендә компьютерларда юл кагыйдәләрен белүләрен теоретик яктан күрсәтте, аннан соң махсус мәйданчыкта машиналарны иярләү осталыгын дәлилләделәр. 
Нәтиҗәдә беренче урынны Василий Тихонов яулады. Ул 3 октябрьдә республика бәйгесе финалында район данын яклаячак. 
 


Нет комментариев