Юл куркынычсызлыгы өчен — бергә!
Юл куркынычсызлыгы

Юл куркынычсызлыгы өчен — бергә!

Югары Шепкә мәктәбендә укучыларның әти-әниләре катнашында җыелыш узды.

«Юл куркынычсызлыгы» ДБУ башлыгы Вадим Иванов балаларның юллардагы иминлеге өчен өлкәннәр җаваплы булуын янәдән искәртте. Караңгы вакытта киемнәрдәге яктылыкны кире кайтаручы элеменитларның әһәмияте турында әйтеп узды. 

-Беренче чиратта җаваплылык сез — әти-әниләр өстендә. Беренчедән,  үзегез юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә тиешсез. Икенчедән, үз балаңны кече яшьтән үк юлларда иминлекне сакларга өйрәтү кирәк,- диде Вадим Валентинович.


Нет комментариев