Ярты айда 18 юл һәлакәте теркәлгән
Юл куркынычсызлыгы

Ярты айда 18 юл һәлакәте теркәлгән

Зәй районы автоинспекциясе мәгълүматы буенча сентябрьнең икенче яртысында район юлларында 18 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Аларда тән җәрәхәтләре алучылар юк, әмма транспорт чараларына зыян килгән.

Инспекторлар алкоголь кулланып руль артына утырган 4 машина йөртүчене тоткарлаган. Юлларда кагыйдәләрне бозу очраклары буенча 129 машина йөртүчегә беркетмә төзелгән.


Нет комментариев