Зәйдә хоккей буенча турнир узды
Яңалыклар

Зәйдә хоккей буенча турнир узды

14-15 апрельдә «Яшьлек» боз сараенда “Алтын шайба” Бөтенроссия яшь хоккейчылар ярышлары кысаларында 2010-2011 елгы егетләр командалары арасында “Өмет” кубогы республика турниры узды.

Турнирда Нурлат, Менделеевск, Баулы, Зәй һәм Теләче командалары катнашты. Ярышларның нәтиҗәләре буенча, Зәй шәһәре “Яшьлек” командасы - I, Нурлат шәһәре “Ледок” командасы – II, Баулы шәһәренең “Девон” командасы III урынны яулады. Шулай ук номинацияләр буенча бүләкләүләр дә булды.

“Иң яхшы капкачы” Нурлат шәһәренең “Ледок” командасыннан - Адель Сәлахов, “Иң яхшы сакчы” Баулы шәһәренең “Девон” командасыннан - Тимур Мөхәммәтҗанов, “Иң яхшы һөҗүмче” Нурлат шәһәренең “Ледок” командасыннан - Константин Кондратьев, “Иң яхшы уенчы” номинацияләрендә Зәй шәһәре “Яшьлек” командасыннан Әмир Зәйнетдинов бүләкләнде.

Фото спорт идарәсеннән


Нет комментариев